«Чаян»: «Оча торган ир — «супермен» дип атала, оча торган хатын-кыз — «убырлы карчык»
Әгәр сез бер генә дә кроссворд чишә алмыйсыз икән, димәк, сез — Достоевский романындагы биш хәреф.
Башта үзләре табибларга рәхмәт йөзеннән коньяк бүләк итәләр дә, соңыннан, аларның язуларын танып булмый, дип зарланалар!
● ● ●
Яңа сайлаулар алдыннан безнең депутатлар аптырашта калды. Гамәлдә аларның бөтен ахмак закон проектлары инде кертелде, ә кабат яңаларын уйлап табу гаять катлаулы.
● ● ●
— Әти, ә башка планеталарда тормыш бармы?
— Җирдә дә тормыш булган байтак урыннар бар.
● ● ●
Миллионлаган югары технологияле эш урыннары булдыру планнарыннан арзан бәрәңге һәм кәкре кыярлар үстерүгә тәгәрәдек шикелле.
● ● ●
— СССРда бөтенесе ярлы яшәгән, гел нәрсәләрдер җыйганнар — тимер-томыр, кәгазь-картон, гербарийлар, тимер акчалар, маркалар… Ә менә дәвалану өчен нигәдер акча җыймаганнар.
● ● ●
Карт белән карчык шулкадәр озак яшәгәннәр ди, аларга хәтта оныкларыннан дүрт фатир, өч автомобиль һәм шәһәр читендә мирас итеп коттедж калган.
● ● ●
Дусларым туган көнемне белә микән дип тикшереп карарга уйладым һәм аны социаль челтәрләрдә бер атнага алдарак итеп куйдым. Беренче булып ирем котлады…
● ● ●
Иртәнге алты, шәһәр чите. Сиксән яшьлек әби кар көри. Икенче бер әби, күршеседер инде, сорый:
— Син нәрсә иртә таңнан маташасың?
— Менә «ашыгыч ярдәм» чакырдым, килсәләр — уңайсыз…
Әти икенче тапкыр туган көнемә домино һәм нард уены җибәргәч, аның космонавт булуында шикләнә башладым…
● ● ●
Күршенең машинасын урлап китүләрен күрү белән, югалып калмадым: урамга йөгереп чыктым да, ул урынга үземнекен куйдым.
● ● ●
Сәер дә инде бу хатыннар… Әниләре белән яшәгәннәрне күрәселәре дә килми, ә менә хатыны һәм балалары белән яшәүчеләр белән — рәхәтләнеп очрашалар.
● ● ●
Әйтегез әле, доктор, бу җитди авырумы? — Шулай да мин сезгә яңа сериаллар карый башларга тәкъдим итмәс идем…
● ● ●
Кызы сорый:
— Әти, нигә урамдагы күгәрченнәр барысы да зурлар, берсе генә дә бәләкәй түгел?
— Алар безнең байлар кебек — балаларын чит илләрдә үстерәләр, ә ашап күбенергә һәм кәкәй итәргә монда кайталар.
● ● ●
Әллә ни ерак булмаган киләчәк. ЖКХ реклама хезмәте: «Фатирыгыздан чыкмыйча гына, лифтта йөрер өчен билет алыгыз!»
● ● ●
— Яңа Айфон алу өчен гаять зур чиратлар булуын белгәч, минем әти көлеп куйды.
— Ә нигә?
— Чөнки кайчандыр өенә кертелергә тиешле телефонын ул 10 ел чират торып көткән икән.
● ● ●
Кибеттә:
— Гафу итегез, сез бит миңа кичә голланд сыры урынына рәсәйнекен саткансыз!
— Ә сез, нәрсә, аның белән сәйләштегезме әллә?
● ● ●
Кәрәкә — кәрәкәгә:
— Син миңа, әлбәттә, ышанмаска мөмкинсең, ләкин кармагыннан ычкынган теге балыкчы 90 килограммнан ким түгел иде.
● ● ●
Әгәр сез бер генә дә кроссворд чишә алмыйсыз икән, димәк, сез — Достоевский романындагы биш хәреф.
● ● ●
Аз урласаң — зур срок аласың. Күп урласаң — моның өчен берни дә булмый. Ә менә башкалардан уздырып, бик күп урласаң, ул чакта инде башкаларны утырта аласың!
● ● ●
— Сезне ни өчен утырттылар? — Беләсезме, берзаман дәүләтнең нәкъ мин ясап яткан кебек, акча чыгаруы ачыкланды…
Диета
Рамил Исламов
Безнең подъездда лифт эшләми башлады. Бишенче катка менеп тын алгач, диетага утырырга кирәк дигән фикергә килдем. Биш кило чамасы югалтсам, организмым өчен менә дигән булыр. Интернетта диетасын да таптым: иртәнгә бер чынаяк кофе, төшкә — яшел суган белән сыек ботка, кичке аш урынына — бер стакан кефир. Бернинди камыр ашлары, бернинди итле һәм татлы ризыклар турында авызыңны да ачма!
Беренче көн бик шәп үтте. Дөрес, иртәнге якта бераз баш әйләнде, көндез эч быгырдап интектерде, ә кич белән хәлсезлектән чак кына аңымны югалтмый калдым. Төнлә коточкыч төш күрдем — кайнанам мине көчләп пәрәмәчләр һәм чәкчәк белән сыйлый икән.
Салкын тиргә батып уяндым һәм «иртәнге аш”ны ашарга утырдым. Калтыранган кулларым белән авызыма шикәрсез кофе китергәндә күрше бүлмәдән хатынның тавышы ишетелде: «Бер пешкән йомырка белән бутерброд ашасаң, артык булмас!» Бу мәсьәләдә ул миннән күпкә тәҗрибәлерәк — гомер буе исенә төшкән саен, ябыгам дип, диетага утырып карый. Мин ризалаштым.
Төштән соң иске дусны очраттым. Диетада икәнемне белгәч, ул миңа болай диде:
— Иң шәбе — бәрәңге ашау! Миңа таныш врач киңәш итте. Анда калорияләр бик аз… Иң мөһиме — кыздырганда көйдермәскә һәм тозны чама белән салырга кирәк!
Белгән кешеләрнең киңәшләренә ихтирам белән карарга өйрәнгән, шуңа күрә кич белән корсак тутырып кыздырылган бәрәңге ашадым.
Икенче көн күпкә җиңелрәк узды. Иске дусның танышы шалтыратты һәм өр-яңа ит диетасы турында хәбәр итте.
— Син белми идеңмени? — дип гаҗәпләнде ул. — Бөтен йолдызлар шуның белән җенләнә бит! Әнә, кара, Киркоров ничек ябыкты! Ә Элвин Грей? Аны тиздән сәхнәдә күреп тә булмаячак…
«Әгәр Киркоров та булгач…» — дип уйлап куйдым мин һәм якындагы шашлычныйга юл тоттым. Каршымда ямансу кыяфәтле бәндә утыра иде. Ул миңа карап алды да авыр сулап куйды:
— Итне — сырасыз?.. Йә, йә…
— Мин диетада, — дип акландым.
— Ул чакта бигрәк тә! — дип җанланды бәндә. — Сыра майны тарката һәм ашказаны эшчәнлегенә ярдәм итә! Доктор Малышеваны карарга кирәк…
Берсүзсез ике бокал сыра алдым.
Диетаның өченче көне иң авыры булып чыкты. Ләкин организм инде үзгәрешләргә ияләнгән иде. Минем диета турында белгәч, күрше үзенең баҗасы турында сөйләде. Ул бары тик камыр ашлары белән генә туклана икән һәм инде кырык килограмм югалткан. Бу могҗиза турында ишеткәч, бер кәстрүл макарон пешердем һәм аны ипиләп ашап та бетердем. Баҗай ни эшләгәнен белә ул! Кырык кило югалтып, исән калган булса, әлбәттә.
Шулай да бу авыр көнне исән калдым. Иртән ике йомырка, ит белән кыздырылган бәрәңге ашап, шикәрсез кофе эчкәннән соң, таныш сантехник Шәрапов киңәш иткән диетик шәраб эзләргә чыгып киттем. Ул мондый нәрсәләрнең рәтен белә инде…
Диетага килгәндә, аны әлегә кадәр тотам, һәм аны яңа танышларымның киңәшләре белән тулыландырып торам. Барчасын да игътибар белән тыңлап, мыегыма чорный барам, һәм ул киңшәләрне тормышта файдаланам.
Әйтергә кирәк, бишенче катка менгәндә тыным кысылмый башлады. Подъездда, ниһаять, лифт эшли башлады…
Үзизоляциядә онлайн-уку
Лилия Фәрхетдинова
Дөньядагы таҗвирус безнең илгә дә һөҗүм иткәч, президентыбыз быел барыбызга да өйдә утырырга кушты. Каникул вакытында урамга чыгып уйнамагач, бик күңелсез булган иде. Көендем шуңа… Каникул беткәч, мәктәпкә йөрисе түгел, өйдә торып кына укыйсын белгәч, сөендем шуңа! Рәхәт бит! Телисең, алма кимереп утырасың, телисең, сок суырып… Хет утырып укы, хет ятып дигәндәй. Беркем сүз әйтүче юк!!!
Менә дистанцион дәресләр башланып та китте. Әле ярар быел Кыш бабай миңа өч ел буе көткән планшетны бүләк итте. Ансыз өйдә торып уку юк икән бит. Дистант дәресләр миңа ошады. Элек әни: «Ташла телефоныңны! Урамга чыгып уйнап кер!» — дип тиргәсә, әти: «Анаңны тыңла, малай актыгы!» — дип җикеренсә, хәзер исә үзләре минем белән мониторга көне буе текәлеп утыралар, янәсе, миңа дәрес хәзерләшәләр. Дәрес вакытында әле бер платформага, әле икенчесенә, әле өченчесенә тоташасың. Кызык! Аннары әле берсе, әле икенчесе, әле өченчесе эштән чыга, йә ишелеп төшә, йә җимерелә. Кызганыч! Ярый әле бер-ике көндә рәтләнде болар. Югыйсә, надан каласым иде. Әби әйтмешли, тәүбә, тәүбә!
Миңа да, туганнарыма да аеруча укытучыларымның турыдан-туры эфирга чыгып үткәргән дәресләре бик ошады. Менә математика дәресе зумда башланды. Математиканы мин яратам, мисалларны да тиз чишәм. Планшет экранында Алсу апа күренүе булды, әти шундук: «Улым, булышыйм әле сиңа!» — дип, яныма ук килеп утырды, ә үзе Алсу ападан күзләрен дә алмый. Укытучыбыз чибәр шул. Бүген беренче видеодәрес булгач, аеруча килешле, изүе ачык, алсу төстәге күлмәген кигән. Әни генә, төсе уңган халат итәкләрен төзәткәли-төзәткәли, тизрәк телефонын алып, мәктәп директорына шалтырата башлады. «Фәния Мәгърифәтовна! Нигә укытучыларыгыз шундый ачык изүле күлмәк кия? Сез, директор буларак, кая карыйсыз? Математика укытучыгызның ике „әфлисуны“ планшет мониторыннан минем иремнең кулларына тәгәрәп төшеп бара ич!» — дип канәгатьсезлеген белгертте. Шалтыратуы да булды, дәрес тә тәмамланды.
Икенче дәрес физкультура икән. Аны Марат абый алып бара. Ул — чын спортчы. Аңа мәктәптәге барлык кызлар гашыйк. Ә без, егетләр, аңа охшарга тырышабыз. Бу дәрес тә онлайн икән. «Физкульт-привет, балалар! Тиз генә җылынып алыйк та, идәнгә ятып, үз гәүдәбезне үзебез күтәрик», — диде укытучы абый. Бу сүзләрне ишеткәч, әти аш бүлмәсенә юнәлде. «Ашарга әле берни юк, ” — дип, әни-әтине зур бүлмәгә куып чыгарды. Шул чакта планшет мониторында баһадир гәүдәсен идәнгә сузып яткан Марат абый күнегү ясап маташа иде. Әни, әтинең барлыгын да онытып, мониторга текәлде, чәчен рәтләгәндәй итте, аннары, кызарып: «Укытучы абыең кебек дөрес яса, малай актыгы!» — дигән булды. Әти, буш корсагын кашып, бер — әнигә, бер — абыйга, бер миңа карап алды…
Өченче дәрес немец теле иде. Гаиләбездә аны сугыш күргән бабабыздан башка беркем дә белми. Шуңа күрә планшетны күтәреп, бабай бүлмәсенә юнәлдем. Онлайн дәрес башланды. Экраннан безгә бабамның яшьтәше Нәфисә апа карый иде. Янында оныгы нишләргә, кая баскаларга кирәклеген аңлатып тора, чөнки Нәфисә апа техниканы без немецча белмәгән кебек үк белми иде.
Шул чакта әбием: «Балам, туган тел дәресе булса, мине чакырырсың, яме?» — диде. Ләкин әбигә ул дәресне шактый озак көтәргә туры килер, мөгаен, чөнки ул ике атнага бер генә була шул. Л