Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чатырманлыктан бай микрорайон ясамакчылар. Халык күченеп беткәч, Яшел Үзәннең "Полукамушки" тарихи кварталының киләчәге нинди булыр?

Диварлардагы ярыклар, таш бинадан аерыла башлаган агач янкормалар, янгыннардан соң тирәнәеп калган тәрәзә уемнары. Яшел Үзәндәге "Полукамушки" кварталы шәһәрдә иң борынгысы һәм иң зур проблемаласы. Бер яктан, бу йортларга архитектура һәйкәле дип карарга мөмкин. Икенче яктан, бернинди уңайлыклары да булмаган, кайнар сусыз һәм канализациясез фатирларда кешеләр интеккәнен дә аңлыйсың. 

news_top_970_100
Чатырманлыктан бай микрорайон ясамакчылар. Халык күченеп беткәч, Яшел Үзәннең "Полукамушки" тарихи кварталының киләчәге нинди булыр?
Биналар, бигрәк тә аларның агач өлеше, 65 процентка кадәр искергән. Бу котычкыч сан. Кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә дөрестән дә куркыныч яный, дип инандыра белгечләр. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспонденты тарихи кварталны киләчәктә нәрсә көтүен һәм "Полукамушки"дан күчү хакында яшелүзәнлеләрнең ни уйлавы белән кызыксынды.

"2016 елда әлеге кварталның язмышын хәл иткәндә, күп кенә гражданнар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр бу җирлекне шәһәргә нигез салыну урыны, шәһәрнең бишеге буларак кабул итүләре турында фикерләрен әйткән иде. Ул вакытта кварталны киләчәк буын өчен сакларга дигән карар кабул ителде, чөнки "Полукамушки" - XIX  гасыр ахыры - XX гасыр башы гражданлык архитектурасы һәйкәле", - дип сөйләде Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов.


 
Биналар яртылаш кирпечтән, яртылаш агачтан төзелгән. Шул сәбәпле аларны "Полукамушки" дип атаганнар да инде. Хәзерге көндә ике катлы берничә дистә йорттан кешеләр яңа, уңайлыклар булдырылган фатирларга күченде. Карт әнисе һәм ике малае булган Вера Градобоева шулар исәбендә. Аларга ерак китәргә туры килмәгән: иске йортлары тәрәзәдән үк күренеп тора. Градобоевлар элек яшәгән Красный тыкрыгы хәзерге өйләре урнашкан Гагарин урамына терәлеп тора.




"Биредә күпкә яхшырак. Беренчедән, ванна, канализация, барлык уңайлыклар бар. Ә тегендә канализация юк иде. Су һәм юынтыкларны чыгарып түгә идек. Бәдрәф даими чистартылса да, гел ис торды. Анда бар нәрсә дә череп беткән иде. Балалар белән 5 ел элек ремонт ясадык, әмма диварлар дымланып, обойлар куба башлады, бөтен нәрсә коела иде. Шундый программа кертүләре бик яхшы", - дип хис-кичерешләре белән бүлеште ханым. 



Өй туен әлеге гаилә апрель аенда үткәргән. Яңа фатирның уңай яклары ап-ачык күренә. Моңа кадәр 33 квадрат метрлы бер бүлмә урынына барлык уңайлыклары да булдырылган өч бүлмәле фатир. Өстәвенә, фатирга кереп яшисе генә калган: түшәмнәр тарттырылган, обойлар ябыштырылган, идәннәр җәелгән, юыну бүлмәсе ялтырап тора, краннан кайнар су ага. Диварларда бернинди ярыклар да юк, бәдрәф тә урамда түгел. Ә иң мөһиме - тирә-якта һәрнәрсә таныш һәм уңайлы. 



"Бу фатирны моннан дүрт ел элек, йорт төзелә башлаганда ук сайладык. Чөнки биредә хастаханә якын, ә минем әнием авырый. Бөтен инстанцияләр дә якында гына. Тынычлык бистәсендә безгә уңайлы түгел. Монда өйрәнелгән дә инде. Үз районыбыз, бар нәрсә дә кул сузымында гына",- ди Вера Градобоева. 
 
"Хәзер Яшел Үзән районында авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча яңа программа булдырыла. Элеккесе дә уңышлы гына эшләп килә", - диде җирле башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Матвеева.



"Без инде 1600 гаиләне күчердек, тагын 500 гаилә калды. Алар өчен хәзер яңа йортлар төзелә. Гражданнар белән әлеге мәсьәләне хәл итәбез. Халык яңа, уңайлыклары булган йортларга күчерелә. Аларда ремонт та ясыйсы юк. Бу программа нигезендә безнең шәһәрдә  һәм Тынычлык бистәсендә 15 йорт төзелде", - диде ул. 

"Полукамушки"дан программага 18 йорт, ягъни 125 гаилә кергән. Аларның йөздән артыгы инде күченгән, егермедән азрагы гына калган. Алар өчен дә яңа йорт төзелеп бетә инде. Тиздән чемоданнарны тутыра башларга мөмкин булачак. 

"Полукамушки" кварталына килгәндә, Яшел Үзәндә яшәүчеләр һәм җирле хакимият карары нигезендә әлеге территорияне саклап калырга карар кылынган. Әмма аны төзекләндерәчәкләр. План буенча 52 гаиләне сыйдырган беренче линиядәге 8 бина торак йортлар булып калачак. Әмма аларда яшәү күпкә җайлырак булачак.


"Шул максаттан республика 130 миллион сум акча бүлеп бирде. Бу акчага йортларның тышын гына түгел, ә барлык инженерлык челтәрләрен төзекләндерәчәкләр. Берәүгә дә сер түгел, бу кварталда күп йортларда үзәкләштерелгән канализация юк. Кешеләр казыган чокырлардан файдалана. Квартал заманча шәһәр мохитеннән ерак. Шуңа күрә төзекләндерүдән соң квартал бөтенләй башка кыяфәткә керәчәк, әмма шәһәрнең үзенчәлеге булып калачак. Беренче линияне төзекләндерү эшләрен 2019 елның март аена тәмамлау планлаштырыла",- дип сөйләде Анисимов.

Күптән түгел, август уртасында гына, шәһәр хакимияте вәкилләре "Полукамушки"да яшәүчеләр белән очрашып, булачак үзгәрешләр хакында сөйләде. Ә үзгәрешләр күп булачак.

"Бәдрәф, су җылыта торган газ аппараты, ванна яисә душ куярга вәгъдә бирделәр", - дип ишеткәннәре белән уртаклашты Юрий Маркин. Беренче линиядәге 10 нчы номерлы йортта ул инде 72 ел яши. Шуларның 42 елын  Серов исемендәге заводта хезмәт куйган. - "Җылы су булмауга, салкын бәдрәфкә, диварлардагы ярыкларга хатын да, мин дә күнегеп беттек инде", - ди әңгәмәдәшем. Әмма уңайлыкларга тагын да тизрәк ияләшәчәгенә ышана. Иң мөһиме, төзекләндерүгә кешеләр үз кесәсеннән бер тиен дә чыгармаячак. 
 
"Алар акча сорамый. Барысын да республика бүлеп биргән акчаларга ясаячаклар", - ди "Полукамушки"да гомер итүче. Администрациядә бу мәгълүматны расладылар: халыктан бернинди дә акча җыю булмаячак. Хәтта йортларны капиталь төзекләндерү өчен җыелган акчалары яткан исәп-хисап счетларына да кагылмаячаклар.
 
Тышкы үзгәрешләргә килгәндә, нигезне ныгыту, тышкы якны тәртипкә китерү планлаштырыла. Агач конструкцияләрне яңартып, куркынычсыз һәм чыдамлы итәчәкләр. Ишелә башлаган йортлар тарихи кыяфәтен саклап калачак һәм заманча торакларга әвереләчәк. Урамнарда тротуарлар барлыкка киләчәк, ишегаллары уңайлы итеп ясалачак.

 


"Без уйлавыбызча, бу шәһәрнең иң элиталы микрорайоны булачак. Үзегез уйлап карагыз - беренчедән, бу - шәһәр үзәге, икенчедән, заманча йорлар урнашкан тарихи урын",- ди Яшел Үзән районы матбугат хезмәте җитәкчесе.
 

Биредә яшәүчеләр өчен бу бик кулай. Бер гасырдан артык элек төзелгән йортларны хуҗалары үз көчләре белән генә тәртипкә китерә алмас иде. Капиталь төзекләндерү программасына да таләп ителгән барлык эшләр дә кертелмәгән. "Полукамушки" фатирларының базар бәяләре күпмегә артачагын әлегә әйтү кыен. Әмма белгечләр хакларның байтак күтәреләчәген фаразлый. Ә биредә яшәүчеләр өчен барысы да бушка эшләнелә. Бер генә җайсыз ягы бар: төзекләндерү вакытына, якынча ярты елга, аларга вакытлыча яшәү урыны эзләргә туры киләчәк. Әйберләр һәм җиһазларны саклау мәсьәләсен район үз өстенә алырга әзер.
 


"Полукамушки" кварталының дәрәҗәсен тагын бер нәрсә күтәрәчәк: бу урын Яшел Үзәннең иҗтимагый тормыш үзәгенә әвереләчәк. Кешеләр күченгән йортларны төзекләндереп, аларның тарихи йөзен саклап, башка юнәлештә файдалану күздә тотыла. 

"Бу кварталны тутырыр өчен, аны үзгәртеп, Иркутскның 130 нчы номерлы кварталы кебек ясау идеясе бар. Анда биналарның бер өлеше коммерция секторына карый: рестораннар, лавкалар, төрле кечкенә музейлар урнашкан",- дип өстәде Анисимов. 

Әлегә проект фикер алышу дәрәҗәсендә. "Полукамушки" кварталын яңартырга һәм сакларга теләгән бизнес вәкилләрен район хакимияте тыңларга әзер. Туган шәһәрләре тарихына битараф булмаган, кертемнәре файдалы булачагын аңлаган инвесторлар гына кирәк. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100