Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чана шуганда коега төшеп киткән баланы сигез сәгатьтән соң тапканнар

Канализация коесына төшеп киткән биш яшьлек кыз исән калган.

news_top_970_100
Чана шуганда коега төшеп киткән баланы сигез сәгатьтән соң тапканнар
https://pixabay.com

Көньяк Сахалин шәһәрендә биш яшьлек бала чана шуган вакытта югала. Аны сигез сәгать эзләгәч, канализация коесында табалар. Сабый исән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Кыз баланы хастаханәгә озатканнар. «Сәламәтлеге канәгатьләнерлек», — дип аңлатканнар төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. 

Кыз бала кичке бишләр тирәсендә таудан чана шуарга чыгып китә һәм югала. Аны эзли башлагач, Тикшерү комитеты җинаять эше дә ача.

Хәзер вазифаи затлар, канализация коеларын карап тора торган коммуналь хезмәт вәкилләре эшчәнлегенә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100