Чаллыда эшләп килүче «Күңел» радиосының җитәкчесе алышынган. Яңа вазифага күп еллар дәверендә радио һәм массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куйган, медиа өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган Лилия Мәхмүтова билгеләнгән. Бу хакта радионың инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Күңел» радиосында, Лилия, синең кебек уңган кызлар эшләргә тиеш», «Хөрмәтле Лилия апа, мин сезгә чын күңелдән зур уңышлар телим. Шәһәр күрке булган радиобыз балкып торсын дигән теләктә калам», «Без бик шат сезнең кабат «Күңел»гә кайтуыгызга. Тавышыгызны сагындык!» — дип комментарийлар калдырган радиотыңлаучылар.