Чаллыдан Түбән Камага чыгып киткән ир-ат адашкан
Хәзерге вакытта аны коткаручылар эзли.
Төнге сәгать икедән бирле коткаручылар урманда адашкан 36 яшьлек ир-атны эзли, дип яза “Челнинские известия” газетасы. Ул кичә кич Чаллыдан Түбән Кама шәһәренә чыгып киткән. Ул хатыны каршысына барырга чыккан була, ләкин Иштирәк авылы һәм Түбән Каманың сәнәгать зонасы арасында адашкан.
“Челнинские известия” газетасына 6 нчы эзләү-коткару отряды җитәкчесе Фәнис Хаттапов сөйләгәнчә, ир-ат белән элемтәдә торалар, аның гомеренә куркыныч янамый. Ирнең урманга ничек килеп эләгүе әлегә билгеле түгел.