Чаллыдан килгән биш егет белән Түбән Камада яшәүче ике яшүсмер вәхшиләрчә сугышкан
Егетләр төркеме бер кыз өчен мәктәп ишегалдында сугышкан.
Түбән Кама шәһәрендәге 21 нче мәктәп ишегалдында яшүсмерләр төркеме күмәкләп сугышкан. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.
Бу көнне бәйрәм була һәм мәктәп эшләми. Ишегалдына сугышта Түбән Камада яшәүче ике яшүсмер, Чаллыда яшәүче биш егет катнашу билгеле.
Талаш социаль челтәрдә чыга. Сәбәбе кыз була. Егетләр ирләрчә хәл итәргә карар кыла һәм Чаллы егетләре Түбән Камага килә. Ике кешегә каршы биш кеше сугыша. Шулай итеп Түбән Кама мәктәбендә укучы 15 яшьлек малайның башы җитди имгәнә. Аны Казанга хастаханәгә озаталар.