Чаллыдан Кара диңгездә ял итәргә барган 39 яшьлек хатын югалган
Новороссийск шәһәре коткаручылары аны инде 4 көн эзли.
Фаҗига 21 сентябрьдә була. 19,40 минутта Цемес култыгы янында хатын-кызның шәхси әйберләрен табалар. Аларның Чаллыдан ял итәргә килгән 39 яшьлек хатынныкы икәне ачыклана. Коткаручылар яр буйларын тикшереп чыккан, әмма ул табылмаган, дип яза "Челнинские известия".