Чаллыдагы йорт подъездында атышканнар
Биредә ике ир-ат сугышкан, берсенең башы яраланган.
Чаллыдагы "ашыгыч ярдәм" диспетчерларына бер ир-ат шалтыраткан. Ул башына пистолеттан атуларын, үзенә ярдәм кирәк булуын әйткән. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.
Вакыйга 11 сентябрьдә иртәнге алты тирәсендә 42нче комплекста булган. 72 яшьлек ир-ат белән 54 яшьлек ир-ат 42/02 йорты подъездында сугышкан.
Җәнҗал вакытында 54 яшьлек ир-ат яраланган. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, аңа шушы йортта яшәүче 72 яшьлек ир-ат пневматик пистолеттан аткан.
Вакыйга урыныннан пуля һәм пистолетны алганнар. Җәнҗал сәбәпләре әлегә билгеле түгел.