Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы сәер ир: ялангач чишенеп йөри, аптека баса, кешеләрне талый

Яр Чаллы судына 50 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше тапшырылды. Ул талауда һәм урлауда гаепләнә. Шулай ук ир-ат үзен артист дип атый, эчкән вакытта ялангач килеш подъездда йөри.

news_top_970_100
Чаллыдагы сәер ир: ялангач чишенеп йөри, аптека баса, кешеләрне талый

"Челнинские известия" газетасына мәгълүм булганча, 20 комплекста яшәүче ир-ат үзен "Мәскәүнең бер шоу-театрында эшләгән артист" дип атый. Бертуганының вафатыннан соң ул ялгызы гына яши һәм спиртлы эчемлекләр куллана. Исерек халәттә ул еш кына ялангач килеш подъездда йөри һәм күршеләрен куркыта. Ир-ат янына полиция хезмәткәрләре дә берничә тапкыр килгән, әмма аларның киңәшләренә ул колак та салмый. 

Ир күпме вакыт бу гамәлләрен дәвам итәр иде, билгесез. Әмма ул урлап эләгә.   

Тикшерү материаллары буенча, ир-ат аптекага керә, витринаны ватып дарулар алып чыга. Кайтышлый ул матурлык салонына керә. Ир ут яктысында аптекадан алып чыккан "байлыкларын" карамакчы була. Урлаган әйберләренең витаминнар,тәмәке тартуны ташларга ярдәм итүче сагыз икәнен аңлап алгач, ярсый. Аннары ул  матурлык салоны хезмәткәрен куркытып 500 сум акча талап ала һәм качып китә. 

Хәзерге вакытта карак ир суд башланганын көтә. Ә күршеләре исә, үзләренә зур мәшәкать тудыручы кешегә реаль срок бирерләр дип өметләнәләр. 

"Ир-атның элек хөкем ителгәнен исәпкә алсак, аңа реаль срок яный, - дип аңлатты шәһәр прокурорының урынбасары Светлана Хәйруллина. - Үзенә кисәтү ясаган кешегә үтерү белән янаган өчен ул шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән иде инде". 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100