Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тукайның «Шүрәле»сен рэп итеп укый

Айдар Гыйльманов рэп һәм хип-хоп стилендәге җырлар башкара.

news_top_970_100
Чаллыдагы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тукайның «Шүрәле»сен рэп итеп укый
https://www.instagram.com/kmblgn/

Яшь башкаручы Айдар Гыйльманов KMBLGN Тукайның «Шүрәле»сенә рэп укый. Шигырьдән өзекне рэпер инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. «Тиздән Чаллыда „Мин татарча сөйләшәм“ фестивале узачак. Шунда чыгыш ясарга әзерләнәм. Шигыре — бөек Тукай абыебызныкы, көе — ютубтан алынган инструментал», — диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Айдар Гыйльманов рэп, хип-хоп стильләрендәге җырлар башкара. Аның татар рэпере К-RU белән уртак җыры да бар. Айдар тумышы белән Алабугадан. Бүгенге көндә Яр Чаллыда яши, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100