news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы кафеда бер кызны берничә егет көчләгән

18 дән 26 яшькә кадәрге ир-атлар 23 яшьлек кызны бәдрәфтә мәсхәрәләгән.

news_top
Чаллыдагы кафеда бер кызны берничә егет көчләгән

Чаллы шәһәрендәге кафеда бер кызны берничә егет көчләгән. Җинаятьтә шикләнелүчеләр исемлегендә биш ир-ат бар. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Вакыйга 2 мартта, шимбә көнне була. 23 яшьлек кызны кафе бәдрәфендә көчлиләр. Бу хәл иртәнге дүрт белән алты сәгатьләр арасында була.

Җинаятьчеләрнең эзенә төшү өчен видеокүзәтү камерасы кадрлары ярдәм итә. Полиция хезмәткәрләре бик тиз арада биш егетне тоткарлый. Алар 18 дән 26 яшькә кадәрге ир-атлар. Көчләүдә шикләнелүчеләр арасында шушы ук кафеда эшләүче ике хезмәткәр, балалар спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче егет, ике эшче бар.

Хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә тикшерү эшләре бара. Әлегә җинаять эше ачылмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар