news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы күпер астында кисеп алынган кеше башы табылган

Чаллыдагы күпер астында кисеп алынган кеше башы табылган

news_top
Чаллыдагы күпер астында кисеп алынган кеше башы табылган
Чаллы шәһәрендә бер ир-ат кунакка килгән танышын үтергән, аннары мәетнең башын кисеп алган һәм елга аша салынган күпер астына ташлаган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Коточкыч табылдык Шилнә елгасында табыла. Бу - Сидоровка авылында яшәгән 53 яшьлек ир-атның башы булып чыга. Бер атна элек мәрхүмнең 82 яшьлек анасы полициягә мөрәҗәгать итә. Ул улы югалуын хәбәр итә.

Соңрак ачыкланганча, югаласы көне бу ир-ат танышына кунакка бара. Танышы Чаллының Яңа шәһәрендәге 3нче комплекста яши.

Полиция хезмәткәрләре мәрхүмнең танышларын сораштыра. Шуннан соң аның 53 яшьлек танышы җинаять кылуын үзе сөйләп бирә.

Тикшерү версиясе буенча, табын корып утырганда, дуслар талаша башлый. Шуннан соң фатир хуҗасы кунакның башына берничә тапкыр пычак белән кадый. Аннары ул дустының мәетенең башын кисеп ала һәм елгага илтеп ташлый.

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар