Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы күп балалы ана бер айлык кызын үтергән

Кыз гаиләдәге өченче бала булган.

news_top_970_100
Чаллыдагы күп балалы ана бер айлык кызын үтергән

Чаллыда күп балалы ананың бер айлык кызы төнлә сытылып үлгән, дип хәбәр итә Chelny-biz.ru.

Хатын баласын ашатырга дип ята һәм йоклап китә. Уянгач, баласының суламаганын күреп, ашыгыч ярдәм чакыра. Әмма инде бала үлгән була.

Кыз гаиләдә өченче бала булган. «Саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Аллаһтан куркыгыз, тынычлыкта калдырыгыз», «Аның болай да кара кайгысы. Нинди җинаять эше тагын!» — дип язалар.

Әмма хатынны гаепләүчеләр дә күп. «Саксызлык аркасында кеше үтерү — җинаять түгелмени? Алайса машинада кеше бәрдереп үтергән кешеләрне дә иреккә җибәрегез, алар да бит үтерәм дип үтермәгән». «Ана баланың сулаганына кадәр ишетеп тора. Бала янында нигә йокларга?» дип гаепләп язалар.

«Бала тапканнан соң хатын-кыз таушала, йоклый алмый, сәламәтлеге юк. Балаларын, ирен карарга кирәк. Аны ничек суд каршына бастырап була? Ул бит гомере буе бәхетсез, үзен гафу итмәячәк? Ике бала әнисез үссенмени? Ә әтисе нәрсә караган? Ул булышса, хатыны армас иде», — дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100