Чаллыдагы гаҗәеп туй: кәләш белән кияү әкияти киемнәрдән
Яшь парлар Елена һәм Марсель Сәгыйдуллиннар Никахлашу сараен Дисней мультфильмындагы замокка әйләндерәләр. Загска алар мультфильм гароейлары - көнчыгыш костюмнарында килә.
![Чаллыдагы гаҗәеп туй: кәләш белән кияү әкияти киемнәрдән](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/10/3/b0af29b5d642dc8f91dabd58dee92f287f91aadd7cd742d156b7ce57308c.jpg)
Яшьләр бер ел элек таныша. Ярты елдан соң Марсель Еленага тәкъдим ясый. Һәм, ниһаять, алар узган атнада никахлашалар. Ләкин загска яшьләр гадәти киемнәр белән килмиләр, - дип яза "Вечерние Челны" газетасы.
- Загска ике ай кала, Лена миңа үзенең хыялы - принцесса булып кияүгә чыгасы килү турында сөйләде. Мин моны шунда ук кире кактым. Ленаны хатыным итеп алу уйланылган адым иде, бу көн минем өчен бик мөһим һәм аны катлауландырасым килмәде, - дипй сөйләде "Вечерние Челны" газетасына кияү егете.
Туй көнендә, 30 сентябрьдә, егет үзенең классик костюмын килеп, кәләш артыннан килә. Фатирда аны туй кызы түгел, ә әкиятттәге принцесса көтеп торганын күргәч, бик нык гаҗәпләнә.
- Ул принцесса күлмәгеннән тора иде һәм бу Жасмин костюмы, дип аңлатты, ә миңа Алладин киеме әзерләгән иде. Вакыт тар булу сәбәпле, мин аның туй күлмәген киеп өлгермәячәген аңладым. Шулай ук, минем дустым да Джин образында килеп чыкты: лампа тоткан, зәңгәрдән киенгән. Ул минем өч теләгемне үтим диде. Берничә "принцесса" да бар иде. Мине күндерделәр. Шундый образда барыбыз да загска киттек, - дип сөйләде Марсель.
"Елена, әйтерсең дә, көнчыгыш чибәре - Шахерезада турындагы әкият китаплары битеннән төшкән төсле!", - дип бүлешкән үз хисләре белән ЗАГС җитәкчесе Равилә Зарипова Вконтакте битендә. - "Бу гаҗәеп парның кунаклары да аларга охшатып киенгән иделәр! Бүген Елена әкияти гаилә тормышына аяк басты! Яшь гаиләгә бар теләкләре дә чынга ашуын телибез! Әкияттәге кебек!"
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/13598fd3258549149dd2dabee921b79940b6055dcb707c4d4f9680234827.jpg)
Гадәти булмаган теркәлүдән соң, яшьләр өйләренә кайтып, костюм һәм туй күлмәге киеп туй фотосессиясе ясыйлар.