Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы банкта бер әбигә ярты миллион сум артык акча биреп чыгарганнар

Чаллыдагы банкта бер әбигә ярты миллион сум артык акча биреп чыгарганнар

news_top_970_100
Чаллыдагы банкта бер әбигә ярты миллион сум артык акча биреп чыгарганнар
Чаллы шәһәрендәге бер банкта кассир ялгышып, 81 яшьлек пенсионер хатынга 100 мең сум урынына 600 мең сум акча биргән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына кассир хатынның адвокаты Илнар Сафин сөйләде. 

Әби сентябрь аенда вкладыннан акча алырга банкка килә. Бу акчалар аңа бер улы үлгәч мирас итеп калган. Әби вкладның чиреген - 100 мең сумны алырга тели. Ләкин кассир хатын хаталана һәм әбигә 600 мең сумнан артык акча биреп чыгара.

Кассир хатын хатасын аңлап алгач, баеган пенсионер карчык белән элемтәгә кермәкче була. 

"Мин яклый торган хатын пенсионер әби белән элемтәгә кереп, хата килеп чыкканын аңлатмакчы була. Хәзер бу акчаны үзенә түләргә кирәк буласын әйтәсе килә. Ләкин беренче тапкыр шалтыраткач, әби "улым белән киңәшәсе бар", дип җавап бирә. Аннары кассир белән әбинең улы гына аралаша башлый. Ир-ат сүзләренчә, әби акчаларны чиркәүгә илтеп биргән, ә храм настоятеле аларны башка борчып йөрмәүне үтенгән", - дип сөйли Илнар Сафин.

Адвокат сүзләренчә, алар полициягә урлау турында гариза язган. Ләкин хокук саклаучылар җинаять эше ачудан баш тарткан. Алар фикеренчә, бу гражданнар арасында хокукый тәртиптә чишелә торган мәсьәлә. Илнар Сафин прокуратурага гариза язган, хәзер ул карау этабында.

"Банк кагыйдәләре буенча, хата өчен җавапны кассир бирергә тиеш. Ул матди җаваплы кеше. Хәзер бу хатын ярты миллион чамасы әҗәтен каплар өчен, хезмәт хакының яртысын диярлек биреп бара", - дип сөйләгән адвокат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100