Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы 77 яшьлек пенсионерка: "Фатирымны үзем белән бергә алты тапкыр саттылар"

Надежда Александровага 77 яшь, ялгызы гына яши: ире вафат, балалары юк. Әмма аның нервлары тартылган кыл кебек. Cәбәп - фатиры белән бәйле судлар. Почта тармасын ачкан саен ханым сискәнеп куя. "Бәлки тагын судка повестка килгәндер?" дип уйлый.

news_top_970_100
Чаллыдагы 77 яшьлек пенсионерка: "Фатирымны үзем белән бергә алты тапкыр саттылар"

Пенсионер ханымның фатир мәсьәләсе ерак үткәнгә барып тоташа. Хезмәт ветераны Надежда Александрова «Татсантехмонтаж» трестында чирек гасыр слесарь-комплектовщик булып эшли. "Малосемейка"да яшәгән. 1997 елда администрация аңа көтеп алынган бер бүлмәле фатир бирә. Надежда Александрова фатир өчен түләп тора: оешманың исәп-хисап счетына фатирны саткан акчаны күчерә (ул вакыттагы акча белән – 10 миллион сум). Шуңа да карамастан, яңа фатиры аның милкенә әйләнми. Фатирны, нотариус белән килештереп, чиксез срокка бурычка алу килешүе төзелгән була дип яза «Челнинские известия»газетасы.

Оешмада бервакыт үзгәрешләр башлана: ул бөлгенлеккә чыга. Яңа хуҗа - ООО «Промвентиляция», ул иске оешманың бөтен бурычларын һәм милкен үзенеке итеп ала. Надежда Александровага беренче шомлы шалтырату 2004 елның җәендә була. Фатирны "Александрова белән бергә" саталар. Яңа хуҗа өч көннән соң фатирны Регпалатада рәсмиләштерә, ә соңыннан кабаттан башка кешегә сата. Нәкъ менә яңа хуҗа, пенсионер ханымны фатирдан чыгару өчен судка шикаять белән мөрәҗәгать итә дә инде.

- Минем суд юлын таптаулар шулай башланды, - дип авыр сулый Надежда Макаровна. - Мондый тозакка эләгермен дип башыма да килмәгән иде. Минем фатирымны төрле кешеләргә саттылар. Шунысы сәер, яңа хуҗаларның берсе дә минем янга килмәде, суд барышында да берсен дә күрмәдем, алар үзләренең вәкилләре аша гына эш итәләр.

Шәһәр суды фатир хуҗаларының дәгъваларын һәрвакыт кире кагып килгән. Фатир мәсьәләсе буенча соңгы утырыш моннан 3 ел элек була. Ә күптән түгел генә Надежда Макаровна кабаттан фатирны азат итүне таләп иткән хатлар ала башлый. Бу катлаулы хәлдә аның яклы булган бердәнбер кеше – адвокат.

- Үземне дары мичкәсендә яшәгән кебек хис итәм, һәм Татьяна Александровна Кузнецова булмаса, акылдан язган булыр идем инде, - дип сөйләде Надежда Макарована.

41 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир белән «нәрсәләр булган» соң?

- Фатир чынлыкта дияргә була. Сату-алу килешүләре бары тик кәгазьдә генә эшләнә, - дип аңлатты Адвокатлар коллегиясенең Яр Чаллыдагы 1 нче филиалының адвокаты Татьяна Кузнецова. - Яңа хуҗа барлыкка килә һәм фатирның торышы белән дә кызыксынып тормыйча, бер ярдәмчесез калган пенсионерны фатирдан чыгарып җибәрергә тели. Гомумән, милек хуҗасының алышынуы яңадан шикаять язу өчен кирәк. Закон буенча, бер үк зат, шул ук хәл буенча кабаттан судка мөрәҗәгать итә алмый.

Фатирны пенсионерның үзе белән алты тапкыр саталар

Өлкән яшьтәге ханым фатирсыз калмас дигән өмет бар. Адвокат аңлатканча, шушы көннәрдә генә шәһәр суды яңа хуҗа Динар П. ның Надежда Александровнаны фатирдан чыгаруны сорап язган шикаятен раслаудан баш тарткан. Чөнки яңа хуҗаның фатир белән куллану хокукының вакыты чыккан.

- Үз фатирымны мин хезмәтем өчен алдым, - дип сөйли Надежда Макаровна, үзенең грамоталарын карый-карый. - Бу минем иң зур байлыгым: ремонт ясадым, фатирга түләүләр буенча да бурычларым юк. Калган гомеремне яхшы шартларда яшисем килә. Урамда сукбай хәлендә калырга язмасын, бу хакта хәтта уйлавы да куркыныч...



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100