Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда зур вазифадагы полиция хезмәткәре машинасы 8 яшьлек баланы бәрдергән

Полиция хезмәткәре вазифасыннан азат ителәчәк һәм законда каралган тәртиптә җәзага тартылачак.

news_top_970_100
Чаллыда зур вазифадагы полиция хезмәткәре машинасы 8 яшьлек баланы бәрдергән
Владимир Васильев

Чаллыда узган шимбә көнне җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгының урынбасары булып эшләүче 46 яшьлек ир-ат машинасы белән 8 яшьлек баланы бәрдергән. Малай самокатта бара торган булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Авария Беляев урамындагы йортларның берсе янында була. Самокатка баскан бала юлга килеп чыга. Уң якка борыла торган машина аны бәрдерә. Хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәч, баланы өенә кайтарып җибәргәннәр.

«Татар-информ» белешмәсе буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгының урынбасары исерек килеш рульгә утырган булган. Хезмәт тикшерүе башланган.

«Челнинские известия» Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бу полиция хезмәткәрен эштән азат итәчәкләр. 

Полиция хезмәткәре «Сузуки» автомобиле белән идарә иткән вакытта эштә булмаган. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре аның исерек булуын күрсәтә. Хезмәт тикшерүе билгеләнде. Хезмәткәр эчке эшләр органнарыннан вазифасыннан азат ителәчәк һәм законда каралган тәртиптә җәзага тартылачак. Аның җитәкчеләре дә дисциплинар җаваплылыкка тартылачак, дип аңлатканнар «Челнинские известия» сайтына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Якынча белешмә буенча, «Сузуки Гранд Витара» машинасын йөртүче уңга борылганда самокатта баручы җәяүлегә юл бирми. Нәтиҗәдә 8 яшьлек бала имгәнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100