news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда зираттан чардуган урлаганнар

Чаллыда зираттан чардуган урлаганнар

news_top
Чаллыда зираттан чардуган урлаганнар
Чаллы зиратындагы бер кабер яныннан чардуганны урлаганнар. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Чаллыда яшәүче 69 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул туганнарының каберенә куяр өчен, зиратка чуен чардуган китерткән. Ләкин 13 секциядән торган бу чардуганны кемдер урлап алып киткән. Кабер янында буш полиэтилен пакет кына калдырганнар.

Чардуган урлаудан килгән зыянны пенсионер ир-ат 65 мең сумлык дип бәяли.

Хәзер бу эшне хокук саклаучылар тикшерә, җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар