news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда ЗАГСка милли киемнән килгәннәр

Лилия Исламова үзбәк милли киемен кигән.

news_top
Чаллыда ЗАГСка милли киемнән килгәннәр

Чаллы ЗАГСына кәләш милли киемнән килгән. Ул туй күлмәге өстеннән үзбәк кафтаны кигән. Бу фотоны ЗАГС идарәсе үз аккаунтына куйган, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

«Милли кием — халыкның үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәте һәм тарихы чагылышы. Бу гадәтләрнең әлегә кадәр саклануы бик күңелле. Фотода Лилия һәм Сардар Исламовлар балалары белән», — дип язылган фото астында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар