news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә 33 яшьлек мотоцикл йөртүче һәлак була

Чаллының Хәсән Туфан проспектында Chevrolet автомобиле Yamaha мотоциклы белән бәрелешә. Авария кичке 18:00 сәгатьтә була, ләкин фаҗига урынында экспертлар берничә сәгать дәвамында эшләгән дип хәбәр итә Эфир 24 телеканалы.

news_top
Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә 33 яшьлек мотоцикл йөртүче һәлак була
33 яшьлек ир-ат Yamaha мотоциклында Хәсән Туфан проспекты буйлап, беренче автомобиль юлы ягыннан хәрәкәт иткән. Һәлак булган ир Чаллыдагы бер оешмада проектировщик булып эшләгән һәм кич ул эштән өенә кайтып барган була, - дип хәбәр итә Эфир 24 каналы. 


53 комплекс каршында борылыш урнашкан, анда юлның машинадан бушаганын Chevrolet автомобиле йөртүче ханым көтеп торган, әмма юлдагы хәлне бәяләп бетермәгән күрәсең.

- Chevrolet машинасы йөртүчесе, 1979 елгы хатын-кыз, транспорт чарасы белән идарә иткәндә, борылышта каршыга килүче транспортка юл бирми һәм Yamaha мотоциклы белән бәрелешә, - дип сөйләде ЮХИДИ ның өлкән инспекторы Нәфис Зарипов. 

Бәрелү Chevrolet  машинасының алгы өлешенә туры килә, мотоцикл йөртүчесен бордюрга алып ата. Ир-ат шлемда булуына карамастан, җитди җәрәхәтләр ала һәм ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк вафат була. Фаҗига урынына килгән коллегалары, ир-атның өч баласы калды, дип белдерделәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар