Чаллыда югалган ир-атны эзлиләр
66 яшьлек ир-ат иртәнге бишенче тирәсендә өйдән чыгып киткән булган.
Чаллыда 66 яшьлек Рашад Нәбиуллин югалган. Ул 23 апрельдә 4.30 сәгать тирәсендә өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Ир-ат шәһәрнең 25 нче комплексында яши.
Буе 167 см, кыска чал чәчле, күзләре коңгырт төсле, күзлек кия.
Рашад Нәбиуллин өстенә яшел куртка, зәңгәр спорт чалбары, зәңгәрсу төсле бәйләнгән башлык кигән.
Югалган ир-ат турында белешмәсе булган кешеләргә түбәндәге номерларга шалтыратырга сорыйлар: 02, 8 987 210 16 36 или 8 906 124 04 49.