Чаллы волонтерлары югалган ике бала анасын эзләү хакында игълан иткән иде. Ул бала пособиесен алырга дип киткән һәм биш көн өйдә булмаган. Ул үзенең хастаханәгә эләгүе хакында хәбәр иткән дигән мәгълүмат чыккан иде.
37 яшьлек хатын табылган. Ул үзенең иптәш хатынында кунакта булган, дип яза «Челнинские известия».