news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда югалган 37 яшьлек Илдарны эзлиләр

Чаллыда югалган 37 яшьлек Илдарны эзлиләр

news_top
Чаллыда югалган 37 яшьлек Илдарны эзлиләр
Чаллыда яшәүче 37 яшьлек Илдар Шаһивәлиев югалган. Хәзер аны туганнары, полиция һәм волонтерлар эзли. Ул быел 9 мартта чыгып киткән һәм шуннан бирле бу ир-ат турында бер хәбәр дә юк. Бу турыда "Челнинские известия" сайты яза.

Илдарның буе чама белән 165 см, ул чандыр гәүдәле, чәчләре ачык төстә, чал чәчләре дә бар, күзләре коңгырт-кара төсле. Өстенә соры куртка, кара чалбар, аягына ботинкалар, башына кара шапка киеп киткән.

Илдар Шаһивәлиев турында хәбәре булган кешеләргә 112 номерына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар