news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда югалган 22 яшьлек егетне йөкле хатыны эзли

Чаллыда югалган 22 яшьлек егетне йөкле хатыны эзли

news_top
Чаллыда югалган 22 яшьлек егетне йөкле хатыны эзли

14 марттан 15 мартка каршы төндә Чаллыда 22 яшьлек Рәсим Ш. югалган. Аны йөкле хатыны эзли. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Рәсим төнге икедә өйдән чыгып китә һәм шуннан бирле кайтканы юк. Аны беркем дә күрмәгән, диелгән бу хәбәрдә.

Югалган егетнең буе 182 см чамасы, чәче кыска, чандыр гәүдәле. Кулында татуировкасы бар. Өстенә кара куртка, кара чалбар, кепка кигән, аягында ботинка.

Бу кеше турында мәгълүматы булган һәркемгә түбәндәге телефоннарга шалтыратырга сорыйлар: 8 960 075 51 18, 8 939 367 08 70.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар