Чаллыда югалган 19 яшьлек кызны ике ай таба алмыйлар

Чаллыда 19 яшьлек Дарья Боброва югалган. Кызны инде ике ай эзлиләр. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.
Дарья кызыл-зәңгәр төсле "Россия" дип язылган костюм, кара төсле мокасин кигән. Ул 27 августта өеннән чыгып киткән һәм югалган. Үзе белән кара төсле рюкзагы, билендә зәңгәр төсле сумкасы да булган.
Дарьяга карап торышка 18-20 яшь, буе 170 см, тулы гәүдәле, чәчләре иңбашына кадәр озынлыкта, муенында хач тагылган көмеш чылбыры, колагында ташлы алкасы бар.
Бу кеше турында белешмәсе булган һәркемгә 39 69 02, 37 96 00, 39 66 57, яки 8 906 124 04 49 номерына шалтыратырга сорыйлар.

"Челнинские известия" сайты кызның фотосын да урнаштырды.