Чаллыда югалган 15 яшьлек кыз баланы ике көн эзлиләр

Чаллы шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Кристина Глаголкина ике көн элек өйдән чыгып киткән. Бала әле дә әйләнеп кайтмаган. Аны полиция һәм волонтерлар эзли. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.
13 июньдә югалган баланың кайда булуы турында бер мәгълүмат та юк.
Кызның буе 150-155 см чамасы, караңгы төстәге чәчләре иңбашына кадәр озынлыкта. Күкрәгенә зәңгәр һәм ак полосалар төшерелгән кара футболка, кызыл кроссовки кигән.
Кристина турында мәгълүматы булган кешеләргә 112 номерын шалтыратырга сорыйлар.