Чаллыда яшь хатын ашыгыч ярдәм табибына һөҗүм иткән
Чаллыда яшь хатын ашыгыч ярдәм табибына һөҗүм иткән
Чаллыда ашыгыч ярдәм табибларына һөҗүм иткәннәр. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Вакыйга узган төндә, 5 апрельдә 1.30 сәгатьтә була. Чаллыдагы 50/30 йортында яшәүче яшь хатын ашыгыч ярдәм номерына шалтырата. Ул хәле булмавы һәм косуы турында сөйли.
Авыру хатын янына ашыгыч ярдәм машинасында ике фельдшер килә. Яшь хатын үзен сәер тота, кисәк кенә табибларның берсенә ташлана. Ул 55 яшьлек фельдшерның муенына ябыша һәм буа башлый.
Шушы вакытта фатирга тагын бер бригада килеп керә. Алар психоневрология диспансеры (ПНД) табиблары була. Бу бригаданы да фатир хуҗасы үзе чакырган. Яңа килгән табиблар ситуацияне җайга салып, фельдшерны агрессив авырудан коткарып кала.
Авыру хатын һөҗүм иткән фельдшерның муенында буылган эзләр беленә. Урынга полиция хезмәткәрләрен чакыралар. Хәзер бу эшне полиция тикшерә, диелгән әлеге хәбәрдә.