news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүчеләр шәрә килеш балконда йөри торган күршедән курка

Алар бу кеше газ белән дә саксыз куллана дип саный.

news_top
Чаллыда яшәүчеләр шәрә килеш балконда йөри торган күршедән курка
https://pixabay.com

Чаллының ГЭС бистәсендә яшәүчеләр балконга шәрә килеш чыгып йөри торган күрше ир-аттан курка. Алар шул турыда зарланып «Челнинские известия» редакциясенә мөрәҗәгать иткән.

Күршеләре сүзләренчә, бу ир-ат психик яктан сәламәт түгел, подъездда яшәүче башка кешеләргә комачаулык тудыра.

«Ул балачактан инвалид. Аңа 50 яшь. Әти-әнисе үлде, абыйсы белән апасы бар. Алар аерым яши. Апасы опека рәсмиләштергән, ләкин аны карамый. Фатирда антисанитария, ул ач яши, күрше-күлән аны ашата, кием-салым ала», — дип сөйли Сергей.

Аның сүзләренчә, подъездда яшәүчеләр хәвеф-хәтәрдән курка.

«Иртән дүртләр тирәсендә ул чыгып китә, кайдадыр йөри. Аннары кайта да газга савыт куя һәм йоклый. Су кайнап чыга, газ янып тора. Без йокларга ятарга куркабыз. Беркемгә дә ишек ачмый. Җәен шәрә килеш балконга чыга. Безнең йорт яныннан балалар йөри, бөтенесе күрә, борчылалар», — ди Сергей.

Күршеләр шәһәр хакимиятеннән ярдәм көтә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар