Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче кызны исерек егете фатирда бикләп куйган

Кыз төн уртасында тәрәзәдән кычкырып, коткаручылар чакырган.

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче кызны исерек егете фатирда бикләп куйган
https://pixabay.com/

Чаллыда 26 февральгә каршы төндә ГЭС бистәсендә яшь кыз узып баручылардан ярдәм сораган. Ул төнге икеләр тирәсендә өченче кат тәрәзәсеннән кычкырып игътибар җәлеп иткән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Ярдәмгә янгын сүндерүчеләр килгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртәнге икедә бу урынга янгын автоцистернасы һәм автобаскыч килә. Алар килгәндә кыз тәрәзә янында булмый инде.

Соңрак ачыкланганча, Чаллыда яшәүче кызны исерек егете фатирда бикләп куйган. Янгын сүндерүчеләр кызны автобаскыч ярдәмендә фатирдан алып чыккан, аны полициягә алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100