Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче кешене 14 яшьлек кызны көчләгән өчен хөкем итәчәкләр

Ир-ат балалар белән интим хатлар да язышып торган.

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче кешене 14 яшьлек кызны көчләгән өчен хөкем итәчәкләр
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче ир-атны 14 яшьлек кызны көчләүдә гаеплиләр. Ул көчләү һәм балалар белән интим хатлар язышкан өчен суд каршына басачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча. 2018 елның 5 августында бу ир-ат кыз баланы үз фатирына алдап алып керә һәм көчли. Аннары ул корбанын куркыта, бу турыда беркемгә дә әйтмәскә куша. Әйткән очракта, кызны мәсхәрәли торган видеороликны интернетта тарату белән яный. 

«2018 елның апреленнән 2019 елның гыйнварына кадәр бу ир-ат тагын биш үсмер кыз белән интим хатлар языша. Аралашу вакытында ул кыз балаларның интим фотосурәтләрен сорый», — дип сөйли Галиев.

«Балигъ булмаган баланы көчләү» «Балигъ булмаган балага карата көчләү кулланып сексуаль гамәлләр», «Балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр» маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Ир-ат гаебен өлешчә таный

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100