news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче күп балалы Агина Алтынбаева ир эзләп Мәскәүгә барган

Ул «Давай поженимся» тапшыруында катнашкан.

news_top
Чаллыда яшәүче күп балалы Агина Алтынбаева ир эзләп Мәскәүгә барган
https://www.instagram.com/aginaaltynbaeva/

Чаллы шәһәреннән, җәнҗаллар үзәгендә кайнаучы күп балалы ана Агина Алтынбаева «Беренче канал»ның «Давай поженимся» тапшыруында төшкән. Ул инстаграм сәхифәсендә тапшыруга әзерлектән фотолар да куйган.

Күп балалы ана үзен Мәскәүгә озата баручы дустына һәм балаларының атасының апасына рәхмәт белдергән. Ул тапшыруны алып баручы Лариса Гузеевага һәм Роза Сабитовага кулдан эшләнгән сабын җыелмасы бүләк итеп алып барган.

Күңеленә ошаган ир булса, Чаллыдан балаларын алып килергә һәм Мәскәүдә яшәргә калырга риза, дип тә шаярткан ул. Бу хакта «Казан.Татарстан. Туры эфир» аккаунтында хәбәр ителә.

Тапшыруга әзерлек видеосында күренгәнчә, Агина Алтынбаевага туй күлмәге кидерәләр, бизәндерәләр, прическа ясыйлар. Туй күлмәгенең кечкенә булуы күренә. «Кидергәндә кидерделәр, ә көчкә салдырдылар», — дип язган Агина.

Инстачылар аның Мәскәүдә калуын теләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар