Чаллыда яшәүче хатын эшкә чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Аны инде менә берничә тәүлек буена ире эзли. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Шәһәрнең 14 нче комплексында яшәүче Галина П. язмышы турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк. Аның ире полициягә мөрәҗәгать иткән. Хатын 9 мартта кичке ун тирәсендә эшкә чыгып киткән. Ул тәүлек әйләнәсе эшли торган кибеттә сатучы булып эшли. Галина эшкә киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Аның телефоны да сүндерелгән. Ире сүзләренчә, моңа кадәр Галинаның болай югалганы булмаган.
Югалган хатын турында мәгълүматы булган һәркемгә полициягә 02 номеры буенча шалтыратырга сорыйлар.