Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче ир-атны күршесе вәхшиләрчә үтергән

Үтерүче ир-ат моңа кадәр үз кызына да һөҗүм иткән, психиатрда дәваланган булган.

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче ир-атны күршесе вәхшиләрчә үтергән
https://pixabay.com

Чаллының 50нче комплексындагы фатирда 37 яшьлек ир-атны вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең 57 яшьлек күршесен тоткарлаганнар. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән. «Челнинские известия» шул хакта хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, ир-атлар бер фатирда төрле бүлмәләрдә яши. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат иртән эшкә барырга җыена. Шул чакта аның күршесе уяна, ул исерек була. Исерек ир-ат эшкә җыенучы күршесенә төкереп китә. Шуннан соң 57 яшьлек ир-ат пычак ала һәм исерек күршесенә берничә тапкыр пычак кадый, аннары эшкә чыгып китә.

Эштән кайткач, ир-ат мәетне капчыкларга тутыра, кич белән яшерергә тели. Тик бу вакытта аңа кунакка дип кызы һәм кияве килеп керә. Алар мәетне күрә һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атның моңа кадәр үз кызына һөҗүм итүе, шуннан соң психиатрия хастаханәсендә дәвалануы да билгеле. Ул табиблар күзәтүендә була. Хәзер бу ир-ат тоткарланган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100