Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче ир-ат сөяркәсен үтергән, аннары үз-үзенә кул салган

44 яшьлек хатын мәетен машинада, ир-атны фатирда тапканнар.

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче ир-ат сөяркәсен үтергән, аннары үз-үзенә кул салган

Чаллыда яшәүче ир-ат көнчелек аркасында бергә яши торган хатынын чәнчеп үтергән, аннары үз-үзенә кул салган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Ир-ат хатынны машина эчендә үтерә, аннары ул хатынның фатирына керә һәм шунда үзенә кул сала.

Хатынның мәетен улы тапкан. Урында тикшерүчеләр эшли. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, хатын-кызга 44 яшь, ир-ат пенсия яшендәге кеше. Хатын мәетен «Hyundai Solaris» машинасында тапканнар. Бу машина хатынның бергә яши торган иренеке булган.

Якынча версия буенча, фаҗига көнчелек аркасында килеп чыккан.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренчә, 4 августта 52 нче комплекста парковкада торган машина эчендә 44 яшьлек хатын мәете табыла. Аның гәүдәсенә күп тапкыр пычак кадаган эзләр була. Аның фатирында бергә яши торган 60 яшьлек иренең мәете табыла. Ул үзенә кул салган, дип хәбәр итте «Челнинские известия».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100