Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче ир-ат хатынының колагын тешләп өзгән, күршесенең балконын җимергән

Исерек ир-ат хатынының күзләренә бармаклары белән баса, буып үтермәкче була.

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче ир-ат хатынының колагын тешләп өзгән, күршесенең балконын җимергән
https://pixabay.com

Чаллыда хатынының колагының бер өлешен тешләп өзгән һәм күршеләренең балконын җимергән ир-атны хөкем иттеләр. Суд бу ир-атны ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Аны гомуми режимлы колониягә озаталар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәр судында хәбәр иттеләр.

Тикшерү ачыклаганча, май урталарында ир исерек була. Ул телевизорны бер бүләмәдән икенчесенә күчерергә маташа. Ләкин хатын моңа каршы килә. Шуннан соң ир хатынын төртеп җибәрә, егылган хатынның өстенә менеп атлана һәм бармаклары белән күзләренә баса. Хатын бик курка, ул иреннән котылу җаен таба.

Берничә көннән ир тагын исерек була. Ул хатынына ташлана һәм буа башлый. Шуннан соң ир хатынының колагының бер өлешен тешләп өзә. Хатын кабат котылу җаен таба һәм өйдән чыгып кача.

Аннары исерек ир хатынын эзли башлый. Ул хатынын күршегә кереп качкан дип уйлый, шунда бәреп кермәкче була. Ишек ачучы булмагач, ир өенә кайтып балта алып килә. Күршенең балконы аша үрмәләп кереп, стенаны җимерә башлый. Куркуга калган күрше хатын уртак коридорга чыга һәм качу җаен карый, тик тамбур ишеге бикле була.

Ярдәм сорап кычкырган тавышларны башка күршеләр ишетә, алар полиция чакыра. Шуннан соң гына исерек ирне тоткарлыйлар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100