Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче ир-ат элек әниләрен үтергән энесенең күкрәгенә пычак кадаган

Абыйлы-энеле туганнар бер фатирда яши һәм еш талашып тора.

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче ир-ат элек әниләрен үтергән энесенең күкрәгенә пычак кадаган
https://pixabay.com

Чаллыдагы фатирларның берсендә 45 яшьлек ир-ат яралана. Аны үтерергә маташуда шикләнеп 47 яшьлек олы абыйсын тоткарлаганнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, ир-атлар бер фатирда яши, еш талашып торалар. Моңа кадәр туганнарның кечесе аналарын үтергән булган. Хәзер ир-атлар милек бүлешү өчен җәнҗал чыгара.

Соңгы талаш вакытында, энесе абыйсының хатынына суга. Аннары абый кеше энесенең күкрәгенә пычак кадый һәм чыгып китә. Аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, яраланган ир-атны ашыгыч ярдәм хастаханәгә алып китә, аңа операция ясыйлар. Ир-ат исән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100