Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче хатын өч баласыннан "маугли" ясаган

Чаллыда яшәүче хатын өч баласыннан "маугли" ясаган

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче хатын өч баласыннан "маугли" ясаган
Чаллыда яшәүче 32 яшьлек хатынны өч улыннан "маугли" ясаган өчен хөкем итәчәкләр. Хатынның 4, 8 һәм 12 яшьлек өч улы сөйләшә белми, алар урамга чыгып йөрми. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Өч бала анасына карата "Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын тиешенчә үтәмәү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

32 яшьлек бу хатынның ире юк, ул балаларын ялгызы гына үстерә. Малайларның фамилияләре төрле. Хатын үзе җыештыручы булып эшли. Ул балаларын бөтенләй диярлек тәрбияләми.

Балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторлар тикшерү белгән килгәч, фатирда антисанитария булуын ачыклыйлар. Малайлар иртәдән кичкә кадәр үзләре генә утыра, алар балалар бакчасына да, мәктәпкә дә йөрми. Балаларны нормаль һәм даими ашатучы да юк, аларның йоклар өчен дә, уйнар өчен дә шартлары юк.

Сабыйлар саф һавада йөрүдән дә мәхрүм ителгән, аларның киемнәре дә, шәхси гигиена чаралары да юк.

Ананың шундый битарафлыгы аркасында малайлар деградацияләгән, алар чын "маугли" балаларга әверелгән. Өч малай да сөйләшә белми, үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмыйлар. Иң куркынычы - аларда акылга зәгыйфьлек булуы ачыкланган, төрле авырулары да бар.

Хәзерге вакытта балаларны аналарыннан аерып алып киткәннәр. Алар махсус учреждениедә табиблар күзәтүендә дәвалана.

Өч бала анасына беркая чыгып китмәү турында имза куйдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100