Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче хатын бер ел эчендә өч бала тудырган

Бәхетле әни быел 20 гыйнварда игезәк кызлар, 20 декабрьдә тагын малай тапкан.

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче хатын бер ел эчендә өч бала тудырган
Солтан Исхаков

Узган якшәмбе, 20 декабрь көнне, төнге 2.45 сәгатьтә Чаллыда яшәүче хатын өченче баласын тапкан. Кама балалар медицина үзәге акушер-гинекологлары таптырган бу нарасый — әнисенең 2020 елда тудырган өченче баласы. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Сабыйга Сәет дип исем кушканнар. Туганда аның авырлыгы 3590 грамм, буе 53 см.

Нәкъ унбер ай элек, 2020 елның 20 гыйнварында, бу хатын игезәк балалар тудырган булган. Аларга Сафия һәм Кәбирә дип исем кушканнар.

«Мондый очраклар була. Хатын-кызның беренче һәм икенче тапкыр бала табуы арасында 9 ай гына булган чаклар да очрый. Бу — сирәк күренеш түгел. Әлеге ситуациядә Чаллы хатынының күп балалы ана булуы түгел, бер календарь елы эчендә өч бала табуы кызыклы. Хәзер бала да, аның анасы да үзен яхшы хис итә», — дип сөйли Кама балалар медицина үзәгенең акушерлык һәм гинекология буенча җитәкче урынбасары Алексей Экстрин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100