news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче хатын банктан 25 миллион урлаган

Аннары ул үзе гаебен танып, банкка хәбәр иткән.

news_top
Чаллыда яшәүче хатын банктан 25 миллион урлаган
https://pixabay.com

Чаллыдагы банкларның берсендә эшләүче хатын акча саклагычыннан 25 миллион сум урлаган. Вакыйга ГЭС бистәсендә былтыр декабрьдә булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Сайтның үз чыганаклары әлеге мәгълүматны раслаган. Яңа ел алдыннан җинаятьче хатын гаебен таныган һәм үзе банкның иминлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

«Татарстан 24» каналы хәбәр иткәнчә, банкта акча югалуны шунда ук абайламаганнар. Яңа ел алдыннан карак хатын үзе гаебен таныган. Якынча белешмә буенча, ул моңа кадәр дә акча урлаган булуы ихтимал. Аңа ярдәм итүче тагын бер хатын булган. Аларның икесенә карата җинаять эше ачканнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар