Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче эшмәкәрне күршедәге яшь хатын үтергән

26 яшьлек хатын гаебен танып күрсәтмә биргән.

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче эшмәкәрне күршедәге яшь хатын үтергән
https://pixabay.com/

Чаллының Мәләкәс аръягы бистәсендә 38 яшьлек ир-ат мәете табыла. Аның муенында кадалган-киселгән яралар була. Бу турыда «Челнинские известия» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Ир-атны үтерүдә шикләнеп күршедә яши торган 26 яшьлек кыз тоткарланган. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат бергә яши торган хатыны белән бергә 26 яшьлек күрше хатын өенә кунакка керә. Биредә башка төркем бәйрәм итеп утыра торган була инде. Алар спиртлы эчемлекләр белән табын корган.

Бераздан күрше 38 яшьлек ир-ат үзен ямьсез тота башлый, табын янында утыручылар аңа китәргә киңәш итә. Шулай итеп күрше ир-ат һәм аның хатыны чыгып китәләр. Ләкин төн уртасы җиткәч, ир белән хатын кабат әйләнеп килә һәм ишек кага башлый.

Шуннан соң талаш чыга. Йорт хуҗасы — 26 яшьлек хатын пычак ала һәм күршесенә үтерерлек яра ясый.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100