Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда янгын сүндерү часте хезмәткәрен су коендырып пенсиягә озатканнар

Ир-атны капкадан чыкканчы су белән коендыралар.

news_top_970_100
Чаллыда янгын сүндерү часте хезмәткәрен су коендырып пенсиягә озатканнар
https://www.instagram.com/novosti.tatarstana/

Социаль челтәрләрдә янгын сүндерү часте хезмәткәрен пенсиягә озату йоласы төшерелгән видео чыкты.

Видеода пенсионер ир-ат кулларын күтәреп атлый, аңа дүрт янгын сүндерү машинасыннан су сиптерәләр. Ир-атны капкадан чыкканчы су белән коендыралар.

Видео янына «бүген Чаллыда 54нче янгын часте хезмәткәрен пенсиягә шулай итеп озаттык», дип язып куелган.

Инстачылар бу йолага хөрмәт белән карауларын язган һәм пенсионерга матур теләкләрен җиткергән.

«Озын һәм бәхетле тормыш аңа», «Пенсиясенең рәхәтен күреп яшәргә язсын», «Син лаекле, ял ит», «Чын ир-атлар, геройлар. Көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куялар» — дип комментарий калдырганнар.

Бер инстачы «Кеше кыш көне пенсиягә чыкса ничек озаталар дип борчылаган», икенчесе «Күбек сиптерәләр» дип тынычландырырга тырышкан. Ә өченче инстачы «Ярый әле күбек сиптермиләр», дип язган.

«Янгын сүндерергә кирәк булса, сулары булмый әле аларның», «Янгын сүндерергә килгәндә күп очракта сусыз киләләр» дип язучыларга «Сез ялгышасыз, сусыз килгән өчен җавап бирәсе була», дип язганнар.

«КаМАЗ»га ничә литр су сыя, күпме сибеп тә бетми», — дип аптыраучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100