Чаллыда янгын аркасында төнлә 61 кешене фатирларыннан урамга чыгарганнар
Чаллыда торак йортта янгын чыгып, 61 кешене, шул исәптән 19 баланы төнлә урамга чыгарганнар.
"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, подъездда чүп янган. Кешеләр 40 минут чамасы урамда торырга мәҗбүр булган.
Балаларны янгын сүндерүчеләрнең машиналарына утыртып торганнар.
Беркем дә зыян күрмәгән.