news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда ял базасында туган көн вакытында имгәгән үсмер комага киткән

Бакычтан егылып төшкән 17 яшьлек егетнең башы имгәнгән, кабыргалары һәм умырткалыгы сынган.

news_top
Чаллыда ял базасында туган көн вакытында имгәгән үсмер комага киткән
https://pixabay.com

Чаллы шәһәре янында урнашкан «Наша поляна» ял базасында 17 яшьлек егет имгәнгән. Ул баскычтан егылып төшкән булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына егетнең туганы сөйләде.

Туганнар 4 октябрьдә ял базасына туган көн уздырырга килә. Үсмер егет югалганын кичке тугызлар тирәсендә абайлап алалар. Шул вакытта ял итүчеләр янына ике чит кеше килә. Алар бу йорттан бераз читтәрәк чокырда үсмер ятуын, аның каны агуын хәбәр итәләр.

Егетнең туганнары шул чокыр янына бара. Алар ашыгыч ярдәм чакыра, егетне ашыгыч ярдәм станциясенә (БСМП) алып китәләр. Биредә аның башы имгәнүен, кабыргалары һәм умырткалыгы сынуын ачыклыйлар.

Ял базасы администрациясе аңлатканча, егет баскычтан түбәгә менәргә маташкан һәм егылып төшкән булуы ихтимал. Туганнар башта бу версиягә ышанмый, ләкин аларга видеокүзәтү камералары язмаларын күрсәтәләр. Анда шушы вакыйга сурәтләнгән. Егет әле дә аңына килмәгән, дип сөйли аның туган апасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар