Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда Яңа елны бәйрәм итәргә чыгып киткән 21 яшьлек егет өшеп үлгән

Игорь дуслары белән клубака барган булган.

news_top_970_100
Чаллыда Яңа елны бәйрәм итәргә чыгып киткән 21 яшьлек егет өшеп үлгән

Чаллыда яшәүче 21 яшьлек егет Яңа ел бәйрәм иткәннән соң, салкында өшеп үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Егетнең әти-әнисе 3 гыйнварда полициягә мөрәҗәгать итә. Алар 21 яшьлек улларының Яңа ел төнендә чыгып киткәннән соң, өйгә әйләнеп кайтмавын әйтә.

Бәйрәм төнендә егет дуслары белән күңел ачу клубына китә. Биредә яшьләр спиртлы эчемлекләр эчә. Шуннан соң егет югала, аның бер хәбәре дә булмый.

Егетне 37 нче комплекстагы предприятие янында табалар. Аны берәү дә кыйнамаган, имгәтмәгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, ул салкында өшеп үлгән.

Соңрак ачыкланганча, мәрхүм егет ике дусты белән салып утыра. Аннары ул җәяүләп кенә өенә кайтырга чыгып китә. Юлда барышлый, егет егыла һәм тора алмый. Мәрхүмнең телефонын да янында гына табалар, диелә бу хәбәрдә.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, егет 1 гыйнварда иртәнге дүрттә өйдән чыгып китә. Ул дуслары белән Мәскәү проспектында урнашкан клубка бара. Шуннан соң аның телефоны да сүнә. Егетнең мәетен 3 гыйнварда 21.30 сәгатьтә тапканнар, диелә бу хәбәрдә.

Егетнең югалуы хакында «Лиза Алерт» төркеме дә игълан биргән булган.

Чаллы төркемендә егетнең әти-әнисенә сабырлык телиләр.

«Эчү юньлегә илтми, урамда җәй түгел, егылсаң, тора алуың икеле».

«Безнең илдә күп бәлаләр эчүдән», — дип язалар социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100