Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда Яңа ел кичәсендә кызлар сугышкан

Әлеге сугыш чукмарларын бәйрәмне алып баручы туктата алмаган.

news_top_970_100
Чаллыда Яңа ел кичәсендә кызлар сугышкан

Чаллы шәһәрендәге кафеларның берсендә Яңа ел корпоративы күмәкләп сугыш белән тәмамланган. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Сугышуда хатын-кызлар актив катнашкан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кафеда ял итеп утыручы ике төркем арасында җәнҗал чыккан. Алар йодрыкларын да эшкә җиккән. Берникадәр вакыттан соң бер төркемгә ярдәмгә тагын кешеләр килеп җитә. Бу — каршы якны нокаутка җибәрергә карар кылган хатын-кызлар була.

Бәйрәмне алып баручы сугышуны туктатмакчы булып карый. Ләкин аны ишетмиләр дә - сугышу дәвам итә.

Социаль челтәрләрдә таралган видео кадрларында алып баручы ханымның ялваруы ишетелә. «Кызлар, кызлар икәнлегегезне онытмагыз, туктагыз», — ди ул. «Бәйрәм итә белмәсәгез, бәйрәм итмәгез», — дип ачулана алып баручы.

Сугыш чукмарларын полиция хезмәткәрләре генә тыя алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100