Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда йөртүчесе исерек булган «Вольво» җәяүлеләр төркемен таптаган

«Вольво-S80» машинасы Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспектына борылганда бордюр ташына бәрелгән.

news_top_970_100
Чаллыда йөртүчесе исерек булган «Вольво» җәяүлеләр төркемен таптаган
Чаллы ЮХИДИ

Узган ялларда Чаллыда коточкыч авария була. Иномарка белән идарә итүче исерек йөртүче берничә җәяүлене таптап китә. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Юл һәлакәте Хәсән Туфан һәм Чулман проспектлары чатында, «Сити Молл» сәүдә үзәге каршында килеп чыга. «Вольво-S80» белән 34 яшьлек ир-ат идарә итә, ул исерек була.

Иномарка зур тизлектә килеп, бордюр ташына бәрелә, аннары җәяүлеләр төркемен таптый. Бу кешеләр юл кырыенда светофорның яшел төсен көтеп басып торган була. Кешеләрне таптагач, иномарка җәяүлеләр кичүен күрсәтә торган юл билгесен аудара һәм реклама стелласының нигезенә бәрелеп туктап кала.

Авариядә дүрт кеше имгәнә. Бу — 28 һәм 22 яшьлек ике кыз, 49 яшьлек ир-ат, 13 яшьлек малай. Малай авария вакытында әнисе янында басып торган. Бала — иң каты имгәнгән кеше, аны хастаханәгә озатканнар.

Машина йөртүченең канында 0,642 промилле алкоголь булуы ачыклана. Аңа карата дүрт административ протокол төзелгән. Автомобильне штрафстоянкага куйганнар.

«Авария 15 августта 18.30 сәгатьтә була. Имгәнгән бер хатын-кызның сөякләре сынган, ул Чаллыда БСМП хастаханәсендә. Аның хәлен уртача авырлыкта дип бәялиләр. Тагын ике кешегә амбулаториядә ярдәм күрсәткәннәр. Шаһитлар сүзләренчә, бала бик нык имгәнгән. УЛ хәзер КДМЦ хастаханәсендә», — дип хәбәр итте «Челнинские известия»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100