news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда йөрәгенә пычак кадалган хатынны коткара алмаганнар

52 яшьлек хатынның йөрәгенә пычак кадаган кешене эзлиләр.

news_top
Чаллыда йөрәгенә пычак кадалган хатынны коткара алмаганнар

4 гыйнварга каршы төндә Чаллының 62 нче комплексындагы йортта канлы фаҗига була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Төн уртасында биредәге фатирда 52 яшьлек хатын табыла. Аның йөрәгенә пычак кадап яралаганнар. Хатын исән була. Аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә илтәләр. Тик табиблар тырышлыгына карамастан, бу хатын аңына килмичә үлә.

Әлегә җинаятьче исеме билгеле түгел. Җинаять эше ачылган. Үтерүчене эзләү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар