Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда утызлап машинаны бәрдергән ир-атны кулга алганнар

Ул Күп функцияле үзәктә эшләүче хатын-кыз белән талаша, аның мониторын вата һәм качып китмәкче була.

news_top_970_100
Чаллыда утызлап машинаны бәрдергән ир-атны кулга алганнар

Чаллыда 2 мартта бер ир-ат хокук саклаучылардан качып китәргә маташканда, утызлап машинаны бәрдерә. Аны кулга алганнар. Хакимият вәкиленә карат көч куллану өчен җинаять эше дә ачканнар. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән «Татар-информ» яза.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат исерек килеш Күп функцияле үзәккә килә. Биредә эшләүче хатын-кыз белән талаша, аның мониторын вата. Аннары ул машинасына утыра һәм урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләреннән качмакчы була. Шул чакта чит кеше машиналарын бәрдерә.

Бу ир-атны кулга алганнар. Тиздән аңа карата чикләү чарасы билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

Чаллыда Күп фунцияле үзәктә бу ир-атның үзәк хезмәткәренең белән талашкан вакытын видеокамералар төшереп торган. Язмадан күренгәнчә, ир-ат хезмәткәрнең компьютерын идәнгә төртеп төшерә, дип «Татар-информ» хәбәр итте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100