news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда урамнан очып кергән петарда шартлагач, фатирда ут чыккан

Көчле петарда бишенче каттагы тәрәзәләрне ваткан, балкон ишеге җимерелгән

news_top
Чаллыда урамнан очып кергән петарда шартлагач, фатирда ут чыккан
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

31 декабрьдә кичке уннар тирәсендә Чаллының Туфан урамындагы йортларның берсендә гадәттән тыш хәл була. Биредәге фатирда янгын чыгу турында коткаручыларга хәбәр итәләр. «Татар-информ» шул хакта яза.

Берничә минуттан урынга коткаручылар килеп җитә. Алар бишенче каттагы балконда көчле петарда шартлавын ачыклый. Шартлаудан соң тәрәзә пыялалары һәм балкон ишеге ватыла.

Фатир хуҗасы социаль челтәрләрдә язганча, петарда балконга урамнан кергән. Фатирда креслоларга ут капкан, линолеум эрегән.

Коткаручылар килгәндә балконда янгын туктаган, идәндә 0,6 квадрат метр мәйданда янган эз булган. 

Якынча версия буенча, янгын пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан. 

Гадәттән тыш хәлнең төгәл сәбәпләрен белгечләр ачыклый, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар