news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда унбиш яшьлек кыз җиденче каттан егылып төшеп һәлак булган

Шаһитлар моның суицид булмавын әйтә.

news_top
Чаллыда унбиш яшьлек кыз җиденче каттан егылып төшеп һәлак булган
Гөлназ Хәбибуллина

Чаллының Мәләкәс аръягы микрорайонында — 21 комплекста (Комсомол районында) унбиш яшьлек кыз җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп вафат булган. Бу вакыйганың шаһиты — «Интертат» журналисты Гөлназ Хәбибуллина.

Шаһитлар моның суицид булмавынәйтә, фаҗига дип фаразлый, чөнки кызның бер танышы аның тәрәзә төбендә песи белән уйнап утырганын күргән булган. Ниндидер сәбәп аркасында ул ачык тәрәзәдән егылып төшеп киткән. "Татар-информ" чыганага бәлки ул селфи ясагандыр дигән фараз җиткергән.

Кыз башта «Пяторочка» кибете козырегына төшкән. Ашыгыч ярдәм килгәч, шунда менеп караганнар, кыз әле исән булган, кызганыч, аны коткарып кала алмаганнар.

МЧС, ашыгыч ярдәм машиналары тиз арада килеп җиткән. Кызның әтисе шунда ук диярлек фаҗига булган урынга килеп җиткән, ул шок хәлендә иде, дип хәбәр итте Гөлназ Хәбибуллина.

Фаҗига булган урында судмедэкспертлар эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар